+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
7 март 2022, 04:54

Кояш яктысы нефть тапларын эретә

2010 елның 20 апрелендә Мексика култыгында “Depwater Horizon” (“Тирән сулы горизонт”) платформасындагы һәлакәт­тән соң 206 миллион галлон нефть диңгезгә тү­гел­гән иде.

Кояш яктысы нефть тапларын эретәКояш яктысы нефть тапларын эретә
Кояш яктысы нефть тапларын эретә

Вудс-Хоул (АКШ) Океанография институты галимнәре диңгез суындагы нефть тапларының ун процентка якыны кояш нурлары тәэсирендә таркалганлыгын ачыклаган. Нефть тапларына йогынты ясый торган бу көтелмәгән сәбәп турында “Science Advances” (“Фәнни казанышлар”) журналында басылган мәкаләдә хәбәр ителә.


Баксаң, нефть табын эретү өчен яктылык дулкынының озынлыгы мөһим икән. Элегрәк нефть я парга әйләнә, я биологик таркалуга дучар ителә, я ярга ягыла дип саналган.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас