+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
10 март 2022, 05:10

Бүген нишләргә ярамый?

Бүген бик гади көн түгел икән бит, дуслар. Борынгыларның 10 мартка карата сынамышлары күп.  

Бүген нишләргә ярамый?Бүген нишләргә ярамый?
Бүген нишләргә ярамый?

Мәсәлән, борынгылар киңәшенә колак салсак, бүген кояш баеганчы йокларга ятарга һич кенә дә ярамый икән. Югыйсә, авырып китәргә мөмкин. Гомумән, бүген көндез кояш яктысында йокламаска кирәк.

Шулай ук, бүген урамнан тәрәзә аша өй эченә карарга да ярамый. Авырыйсыгыз килмәсә, бүген бу гамәлдән тыелып торыгыз.

Нәкъ бүген ишек тоткасы килеп төшү — яхшыга түгел. Сак булыгыз.

Таныш булмаган кешеләр белән дә аралашмагыз әле бүген. Сынамышлар шулай куша.

Яңа эшләрне дә бүген башламый торсагыз хәерле.
Бәла-каза, авырулар урап узсын сезне, дуслар!

Фото:
delfi.lt

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас