

Электрон басманың чираттагы саны төбәк архив хезмәтенең узган елгы эшчәнлегенә күзәтү – Башкортстанның Архив эшләре буенча идарәсе башлыгы, тарих фәннәре кандидаты И. З. Фаткуллинның “Милли байлыкны саклыйк һәм арттырыйк – Башкортстанның Архив фонды” дип исемләнгән мәкаләсе белән ачыла. Республика архивчыларының узган елгы коллектив хезмәте нәтиҗәләре зур. Архив эшчәнлегенең барлык юнәлешләре – җиһазларны модернизацияләү, документларны саклау, кабул итү, исәпкә алу, санлаштыру, гражданнарның тематик, социаль-хокукый һәм генеалогик таләпләрен үтәү, стационар һәм виртуаль күргәзмәләр, фәнни-тикшеренү эшләре конкурслары оештыру – күрсәткечләре арттырып үтәлгән. Республиканың архив ведомствосы җитәкчесенең мәкаләсе күрсәтмә мәгълүмат графикасы белән тулыландырылган. Башкортстанның Милли архивы узган ел өчен эш йомгакларын саннарда һәм фактларда тәкъдим итте.
Агымдагы ел Башкортстанда Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы дип игълан ителде. Бу тема да гәзит битләрендә лаеклы урын алды. Архивчылар хезмәт династияләре, дәүләт һәм муниципаль архивларның хезмәт ветераннары турында күп кенә кызыклы мәгълүмат туплаган. Берничә мәкалә быел бер гасырлык юбилеен билгеләүче республика профсоюзлары тарихына багышланган. Моннан тыш, Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының 100 еллыгына институт фондына күзәтү турындагы мәкалә тәкъдим ителә.
Бөек Ватан сугышында Белорусияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан батыр якташларыбыз һәм “Наполеон” хәрби маршын булдыру тарихы турындагы материаллар да укучылар игътибарын җәлеп итәр дип уйлыйбыз. Русия Федерациясенең күрше төбәкләре архив хезмәтләреннән яңалыклар да, һичшиксез, электрон гәзит укучыларына кызыклы булачак.
“Башархив хәбәрләре” белән Башкортстанның Архив эшләре буенча идарәсе һәм Милли архив сайтында танышырга мөмкин.
Милли архивының матбугат хезмәте.