+11 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
4 апрель 2022, 14:25

Бүген чит сөлгегә кул сөртмәгез!

Югыйсә, ирегез хыянәт итәргә мөмкин икән. 4 апрельгә карата халыкта тагын күп сынамышлар бар.  

Бүген чит сөлгегә кул сөртмәгез!
Бүген чит сөлгегә кул сөртмәгез!

Аларга ышансак, бүген хатын-кызларга тегү-чигү эшләре белән булашмау хәерле икән. Беренчедән, җеп буталачак, икенчедән, гомер кыскарырга мөмкин, имеш.
Бүген кер юып, тышка чыгарып элмәгез. Кипкән кергә ябышып, начарлык өйгә керергә мөмкин, ди.
Борынгылар сынамышларына ышансак, бүген кычкырып көләргә, кычкырып сөйләшергә дә ярамый икән.
Ә менә кунакка барсагыз, кулыгызны чит сөлгегә сөртмәгез. Бу хатын-кызларга кагыла. Ирегезнең хыянәтен кисәтү өчен.

Ә нәрсә эшләргә ярый соң?
Бүген аяк-киемен ремонтларга, чистартырга, тәртипкә китерергә кирәк икән. Ә кияргә яраксыз аяк киемнәреннән нәкъ бүген котылырга кирәк.
Бүген хуш исле түгәрәк икмәк салучыларга бәхет елмаячак. Бу икмәк катысын балаларга ашатырга кирәк.

Фото:
life.hu

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: