+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
5 апрель 2022, 06:05

Бүген алдашырга һич ярамый, ә кызылтүш күрү — бәхеткә!

Шулай ук акча янчыгыгызны ачкан вакытта андагы акчаларны да беркем күрмәсен! 5 апрель сынамышлары шулай куша.

Бүген алдашырга һич ярамый, ә кызылтүш күрү — бәхеткә!Бүген алдашырга һич ярамый, ә кызылтүш күрү — бәхеткә!
Бүген алдашырга һич ярамый, ә кызылтүш күрү — бәхеткә!

Борынгылар шулай ук 5 апрельдә хатын-кызларга чәч кистерергә, чәчләренә ниндидер үзгәреш кертергә ярамаганына ышанган. Югыйсә, аларны шәхси тормышында зур күңелсезлекләр көтәчәк икән.

Бүген өегез җыештырылмаган булмасын. Бүген өйдәге тузан тормышка авыр вакытлар алып килә, ди.

Ә нишләргә кирәк бүген, дисезме?
Бүген кошларга игътибарлы булыгыз. Аларны бодай белән сыйласагыз, агачларыгызга бөҗәкләр төшмәс.
5 апрельдә кызылтүш канаты тапсагыз, зур уңышка ирешәчәксез!
Ә тәрәзә төбегездә кызылтүш утырганын күрсәгез, шатлыклы хәбәр көтегез.
Кызылтүш нык итеп тәрәзәгезгә “шакыса” көтелмәгән кунаклар киләчәк.
Ә менә 5 апрельдә үлгән кызылтүш күрү күңелсезлекләргә икән.

Бүген бөтнекле су белән пар салып, мунча керсәгез, яхшы булыр, авырулар урап узар.

Фото: pikabu.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас