+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
7 апрель 2022, 06:40

Бүген гайбәт сөйләмәгез, ашказаныгыз җәрәхәтләнер...

7 апрель сынамышлары шулай куша. Халыкта бүгенге көнгә карата тагын нинди сынамышлар бар, беләсегез киләме?

Бүген гайбәт сөйләмәгез, ашказаныгыз җәрәхәтләнер...Бүген гайбәт сөйләмәгез, ашказаныгыз җәрәхәтләнер...
Бүген гайбәт сөйләмәгез, ашказаныгыз җәрәхәтләнер...

Бүген кычкырып җырларга, көләргә, биергә дә ярамый икән. Бүгенге көнне сабырлык белән, тыйнак булып үткәрергә кирәк. Югыйсә, ел буе сагыштан арына алмассыз.
Бик авыр физик эш белән дә бүген шөгыльләнмәү хәерле. Сәламәтлеккә җитди зыян килергә мөмкин.
Бүген гөлләр күчереп утыртмагыз, үсеп китә алмаячаклар.
Бүген мөнәсәбәтләр ачыклау, кеше тикшерү, гайбәт сөйләү ашказаны җәрәхәте белән яный.
Ерак юлга да чыкмагыз, бәла-каза килергә мөмкин.
Бүген сатып алынган яңа әйбернең дә яхшы хезмәт итә алмасына ышанган борынгылар.

Нишләргә кирәк соң бүген, дисезме?
Кич өегезгә камыр исе чыгарыгыз. Мичтә камыр ризыгы әзерләү хуплана.
Бүген кошларга игътибарлы булырга, аларны ашатырга кирәк.
Күңелегездә гел матур уйлар булсын, догалар укуны да онытмагыз.

Фото: stihi.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас