+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
12 апрель 2022, 04:55

Бүген кара төсле кием кимәгез!

12 апрельдә караңгы төсләрдә киенсәң, бәхетсезлек җәлеп итәсең, дип ышанган борынгылар. Бүген якты, чагу төсләргә өстенлек бирергә киңәш ителә. Тагын ниләр эшләргә бүген, дисезме?

Бүген кара төсле кием кимәгез!Бүген кара төсле кием кимәгез!
Бүген кара төсле кием кимәгез!

Бүген өй иясенә игътибар бирергә кирәк икән. Өйнең берәр почмагына аның өчн “тәмлекәч” куегыз. Мәсәлән, кәнфит яисә татлы камыр ризыгы. Ботка да ярый.

12 апрельдә төнгелеккә барлык тәрәзләрне ябып йокларга киңәш ителә.
Бүген гаиләдә мөнәсәбәтләр ачыкларга тырышмагыз, сабыр булыгыз.
Кеше тикшерергә, гайбәт сөйләргә дә ярамый, яман сүзләр үзеңә әйләнеп кайтачак икән.
Бүген аеруча кемнедер рәнҗетүдән сак булыгыз, ел буе күңелсезлекләр көтәргә мөмкин.
Серләрегез кешегә ачылмасын дисәгез, ишек төбендә чүп калдырмагыз.
Бүген юлда нидер тапсагыз да. Шатланырга ашыкмагыз. 12 апрельдә никадәр табасың, шуннан күбрәк югалтасың икән, дигән сынамыш та бар...

Фото: mykaleidoscope.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас