+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
18 апрель 2022, 10:20

Бүген өйгә бәхет һәм байлык җәлеп итеп була!

Ничек итеп, дисезме? Бүгенге көнгә карата халык сынамышларына колак салыгыз.  

Бүген өйгә бәхет һәм байлык җәлеп итеп була!
Бүген өйгә бәхет һәм байлык җәлеп итеп була!

Борынгылар 18 апрельдә язгы җилләрнең шифалы булуына ышанган. Бу көнне һәммәсе тәрәзәләрен ачып, өйгә язгы һаваны керткән, бүлмәләрне җилләткән. Болай иткәндә кыш буе җыелган барлык негатив, начарлык өйдән чыгып китә, яхшылык, иминлек керә икән.

Бүген тәрәзәләрен чистартып, өенә язгы җилләр керткән кешегә бәхет һәм финанс иминлеге килергә тиеш.

Сынамышларга ышансак, бүген өйдән барлык иске-москы, кирәкмәгән әйберләрне чыгарырга кирәк.

Мәчегезгә игътибарлы булыгыз, бүген тәрәзә аша сикермәсен. Югыйсә, өйгә караклар керергә мөмкин, имеш.

Бүген күңел ачарга да ярамый икән, шуны онытмагыз. Көнегезне тыныч, сабыр булып, хезмәттә үткәрегез.

Фото: kotmastak.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: