+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Кызыклы яңалыклар
19 Апреля 2022, 05:25

Әни булырга телисезме? Бүген алма бәлеше салыгыз!

Халык сынамышлары шулай куша. Шулай ук бүгенге көн сынамышларын үтәп, тормышка бәхет һәм мәхәббәт җәлеп итеп була. Ничек итепме?

Әни булырга телисезме? Бүген алма бәлеше салыгыз!Әни булырга телисезме? Бүген алма бәлеше салыгыз!
Әни булырга телисезме? Бүген алма бәлеше салыгыз!

Бүген кер юыгыз. Никадәр күбрәк юасыз, шулкадәр яхшырак. Тормыштан барлык негатив китәчәк.

Бүген алмагачларга игътибарлы булыгыз. Аларны кисәргә бүген һич ярамый! Югыйсә, күңелсезлекләрне урап узып булмас.
Игътибар белән карагыз, берәр алмагачта чәчкә күренмиме? Бүген аламагач чәчәге күргәннәрне матур көннәр көтә.
Кияүгә чыгарга теләгән кызлар бүген бөреләнеп килгән алмагач чәчәгенә кагылса, теләкләре тормышка ашачак.

Бәби көткән хатын-кызлар бүген чәчләрен таратып йөрмәсен. Балалары дөньяга озак итеп, авырлыклар белән килергә мөмкин.

Ә менә тизрәк бәби алып кайтырга теләгән гүзәл затлар бүген алмалы камыр ашлары пешерсен һәм сөйгәннәрен сыйласын.

Сынамышларга ышансак, бүген караңгы киемдә йөрергә, чәчне кистерергә, кыяфәтне үзгәртергә дә ярамый.

Бүген балыкка барганнарга да уңыш елмаерга тиеш.

Фото: ru.dreamstime.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас