

Борынгылар 21 апрельдә Ай белән Кояш очраша дип ышанганнар. Шуңа бу көнне барлык начарлыктан, проблемалардан, тормыштагы кыенлыклардан котылып була дип уйлап, бер гамәл кылганнар. Моны сез дә эшләп карый аласыз. Кызыл төстәге кәгазь алып, аңа иренмичә барлык проблемаларыгызны, үзегезне борчыган нәрсәләрне языгыз. Шуннан соң урамга чыгып күккә карагыз һәм бу кәгазьне яндырыгыз. Ул янып беткәнче өч тапкыр “кәгазь янган кебек минем борчылу-сагышларым да янып бетә” дип әйтергә өлгерергә кирәк. Аннары елмаегыз һәм тормышның бар ямен тоеп яши башлагыз!
21 апрельгә карата сынамышларга да игътибар итегез. Аларга ышансак, бүген ниндидер яңа, зур эш башларга, каядыр сәфәргә чыгарга ярамый. Бакчада да артык көч түгеп эшләмәү хәерле. Бу көнне өйләнешергә дә ярамый, имеш.
Бүген югалган әйберегезне табарга теләсәгез, яхшы итеп өегезне җыештырыгыз, ул һичшиксез табылырга тиеш.
Бүген бурычка акча бирмәгез, акчасызлык килергә мөмкин. Ә булган акчаларыгызны яхшылап санап куегыз.
Фото: mirahadas.com