+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бүген пычак үткерләмәгез, киемнең тискәре ягын кимәгез!

Шулай ук хатын-кызлар бүген ирләренең киемен кия күрмәсен! Тормышыгызны яхшы якка үзгәртәсегез килсә, 7 май сынамышларына колак салыгыз.

Бүген пычак үткерләмәгез, киемнең тискәре ягын кимәгез!
Бүген пычак үткерләмәгез, киемнең тискәре ягын кимәгез!

Борынгылар 7 майда кылган изгелек өчләтә кайта дип ышанган. Шуңа бүген мөмкин кадәр күбрәк изге эшләр эшләргә тырышыгыз. Мохтаҗларны сыйласагыз, бигрәк тә яхшы.

Бүген хатын иренең киемен кисә, хәләленең эшләре тискәрегә китәчәк икән.

Бүген нәрсәне булса да карават астына куймагыз, анда сакламагыз. Югыйсә шәхси тормышта күңелсезлекләр башланачак.

Бүген пычак үткерләнгән өйдә тавыш чыгачак икән.

Акча янчыгыгызны тикшерегез. Анда бөкләнгән купюпалар булмасын, алар хәерчелек теләп тора.

7 майда кеше тарагы белән чәчеңне тарасаң, язмышыңны бутыйсың икән.

Бүген куанк килсә, өегезне җыештырырга рөхсәт итмәгез. Алар акчагызны һәм бәхетегезне себереп чыгарырга мөмкин.

7 майда киемнең тискәре ягын кигән кешегә бәла килергә мөмкин, дигән сынамыш та бар.

Бүген бүләк бирү дә финанс проблемаларына китерергә мөмкин икән.

7 майда барлык әйберләр дә тәртиптә булырга тиеш. Югыйсә, тормышыгыз тулы бер тәртипсезлеккә әйләнергә мөмкин.

Бәхет тынычлыкны ярата, шуны онытмагыз! Аеруча бүген бәхет-шатлыкларыгыз турында кычкырып бармагыз.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: