+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бүген бал белән чәй эчмәгез!

Күңелегез якын итмәгән кешеләр балдай ябышыр, арыну авыр булыр, ди бүгенге сынамышлар. 11 майда ниләр эшләргә кирәк, ниләр ярамас, белми калмагыз!  

Бүген бал белән чәй эчмәгез!
Бүген бал белән чәй эчмәгез!

Өч яшькә кадәр сабыегез булса, аның бүген чәчен, тырнакларын кисүдән тыелып торыгыз. Сәламәтлеге яхшы булыр.

Гүзәл затлар бүген колакларындагы алкаларын сала күрмәсен, ишетү белән проблемалар башланырга мөмкин. 11 майда колак тиштерергә дә ярамый икән.

Бүген булачак туй турында планнар кормагыз, никах уңышсыз булырга мөмкин.

Ремонт кебек эшләр белән дә бүген булашмавыгыз хәерле. Уңышны качырмас өчен.

Бүген нишләргә кирәкме?
11 майны якыннарыгыз белән бергә булыгыз. Сүзгә килешкән кешеләрегез булса, дуслашыгыз. Гаебегез булса, гафу үтенегез.

Бүген сәламәтлекне яхшырту өчен каенның иң өске кәүсәсенән сутын эчү хәерле икән.

Бүген көньяктан җил иссә, һичшиксез җил астында торыгыз! Барлык сырхаулар, борчулар очып китәр. Ләкин төньяк җиле астында тору кире нәтиҗә бирергә мөмкин.

Фото: tiens48.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: