+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Майның икенче яртысында кемнәргә уңыш елмаер?

Йолдызнамәнең өч билгесенә, дип ышандыра астрологлар.  

Майның икенче яртысында кемнәргә уңыш елмаер?
Майның икенче яртысында кемнәргә уңыш елмаер?

Укчы икенче яртысын очрата алачак. Парлы Укчының сөйгәне белән мөнәсәбәтләре яхшырыр. Әгәр инде Укчы сөйгәне белән сүзгә килешкән икән, майның икенче яртысында аларны матур дуслашу көтә. Бу билге өчен иҗади мөмкинлекләр ачыла, оештыру сәләтен күрсәтү форсаты чыгар. Лотереяда бәхетен сынап караса да була. Сатып алулар уңышлы булыр.

Кучкарга иҗади өлкәдә бәхет елмаер. Керемнәре турында башкаларга сөйләп бармаска киңәш итә йолдызлар. Интуициягә таяну хәерле. Мөһим килешүләр төзелер, уңышлы танышулар көтелә.

Кысла һөнәри өлкәдә дан казанмакчы. Яшерен ярдәмчегез булачак. Иҗади хезмәтегез зур популярлык китерергә мөмкин. Ялгыз Кысла бу көннәрдә гаилә корырга мөмкин. Якын дуслар һәр эштә таяныч булыр.

Фото: otvet.mail.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: