-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хыял-теләкләрне тормышка ашыруның җиңел юлы бар!

Моның өчен мендәр астына нәрсә салырга кирәклеген белегез.  

Хыял-теләкләрне тормышка ашыруның җиңел юлы бар!
Хыял-теләкләрне тормышка ашыруның җиңел юлы бар!

Тылсым белгечләре теләкләр тормышка ашсын өчен мендәр астына өч әйбернең берсен салып йокларга куша — алтынсыман тимер акча, кызыл тышлы китап, кулдан язылган хат.

Ялтырап торган акча сезгә финанс уңышлары тартып торачак. Кызыл тышлы китап та. Тышлыкны үзегез дә ясый аласыз. Ә хатка нәрсә язарга, дисезме? Әлбәттә, теләкләрегезне. Ләкин алар конкрет булырга тиеш. Мәсәлән, машина телисез икән, аның төсен, моделен, барлык нечкәлекләрен языгыз. Ә фатир теләсәгез, аның нинди урамдагы кайсы йортта, ничәнче катта, ничә бүлмәле булуы хакында язарга онытмагыз.

Бу ритуалны белгечләр чынлап та мохтаҗлык кичергәндә, нәрсәнедер бик-бик теләгәндә генә эшләргә куша. Әйберне бер генә тапкыр мендәр астына салып йокларга һәм соңыннан аны караңгы урынга алып куярга кирәк. Теләк кабул булгач, тагын бер төн аны мендәр астына куеп йокларга кирәк булачак. Ә соңыннан бу әйберне юк итү мотлак. Хатны, китапны яндырырга була, ә тимер акчаны җир астына күмеп куегыз.

Фото: son-sonnik.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: