Вакыт күчте
Мин институтта кафедра лаборанткасы булып эшлим. Эшкә, гадәттә, студентлар килгәнче лабораторияне әзерләп кую өчен сигезенче яртыга йөрим. Берсендә будильник тавышына уянып торып, иртәнгене капкалап, телевизордан “Хәерле иртә!” тапшыруын карап, электричкада китап укый-укый бардым – гадәти режим.
Метрога килеп кергәч, бераз аптырабрак калдым, башка көннәрдә халык күбрәк кебек иде. Институтта тагын да сәеррәк, ишек тә бикле, бу вакытта техничкалар идән юып йөри иде бит инде! Вахтерша карчык “Таң тишеге белән...” дип сукранып кына ишекне ачкач, сәгатемә карасам – 05.30! Ничек, мин юлда, расписание буенча килгән (!) электричкада булганда ике сәгатькә “артка” киткәнменмени? Будильник та, иртәнге телетапшыру да вакытында иде бит! Аңламыйм...
Ярты кеше
Берсендә дачада әни белән иртәнге бишкә кадәр сөйләшеп-серләшеп утырдык та, ятканчы этне тышта йөртеп алып керик, дигән карарга килдек. Таң, поселок йоклый, иртәнге эңгер-меңгер, томан, тынлык... Берзаман карасак, безгә каршы... ыштан килә! Ягъни аяклар килә, ирләрнең кара чалбары, ә билдән югары бернәрсә дә юк! Әни белән бер-беребезгә карашып алдык: күзгә күренмиме, икебез дә күрәбезме?
Якынлаша бит теге чалбар, ачыграк та күренә башлады, ә гәүдәсе юк! Баштагы аптырау мистик куркуга әйләнде: аякларын алмашлап атлаганы күренә, чалбар балаклары җилферди, биленнән өстә бушлык, артындагы сукмак күренеп тора! Кыскасы, “ыштан” безгә якынайгач кына без аның зур, кара, тәпиләре йонлач эт икәнлеген аңладык...
Сәер карчык
Яшь чакта бер карчыкта аерым бүлмәдә торып яшәдем, анда тагын квартирантлар бар иде. Хуҗабикә – бик мөлаем кортка, кичләрен залдагы диванда бәйләм бәйләп утыра, телевизор карарга без дә аның янына шунда җыелышабыз. Яз җиткәч, ул атна азагында бакчасына китә башлады, мондый көннәрдә без җиңел сулап куябыз, чөнки ул өйдә булганда телевизор караганнан соң хәлебез бетеп, караватка барып ава идек.
Шуннан бер күрше хатыны зал ишеге һәм диван өстенә очын аска каратып икешәр булавка кадап куйды, сынап карыйк, энергетик вампир түгел микән, диде. Хуҗабикәбез бакчасыннан кайткач, монда җил өрә бугай, дигән булып, залда утырмый башлады, үз бүлмәсенә кереп китте. Озакламый бу сәер карчык барыбызга да яшәргә икенче урын эзләргә кушты...
Песи оча беләме?
Минем өчен песи эзләреннән дә гаҗәебрәк нәрсә юк! Шулай берсендә телевизор антеннасын көйләр өчен өй түбәсенә мендем. Андагы кар өстендә яңа гына үткән песи эзләре аермачык күренеп ята. Менә ул, минем кебек, чарлактан чыккан, аннары йөгереп киткән, сикергән... һәм юкка чыккан. Түбәнең читенә кадәр бик ерак, якын-тирәдә арытаба бер эз дә юк. Алар оча белмидер бит инде?!
Шүрәле сәпиттә йөри
Бервакыт балачактан таныш булган урман буендагы дачалар тирәсендә баламны саф һавада коляскада йөртәм. Кайтырга вакыт, ә өйгә таба таныш сукмакны таба гына алмыйм бит! Карасам, бер иркәй велосипедта килә, аркасына тырыс аскан, күренеп тора – гөмбәче. Аптырыйсы юк, андыйлар бирегә еш йөри, сәпитләрен акланда калдыралар да, мәшкә җыйгач, шуннан кайтып та китәләр.
“Поселокка илтүче сукмакны таба алмыйм, күрсәтә алмассыз микән?” – дип сорагач, кулы белән ишарәләп, “Ераграк киткәнсез, әнә теге агачка кадәр барып, уңгарак каерылсагыз, шул сукмакка барып чыгарсыз”, – диде. Кулына карасам, беләге – тоташ йон! Кап-кара тоташ йон! Тырнаклары озын, караеп, кәкрәеп беткән, нәкъ җанварларныкы кебек! Минем психикам сәламәт, айныкмын, күзләрем дә яхшы күрә. Котым очты, ләкин сиздермәдем. Рәхмәт әйттем дә тизрәк теге агачка таба җиффәрдем һәм озакламый таныш сукмакка барып та чыктым. Ләкин ул йонлач кул әле дә күз алдымнан китми. Шүрәле булмады микән?..
Рульдә... куртка китеп бара
Калининград шәһәре, 2000 еллар. Эштән соң гына чыктым да рульдә кайтып барам. Юлда машиналар бик аз. Светофорда янәшәмә автомобиль килеп туктады. Руль артында... куртка, ә эчендә беркем дә юк! Бер бушлык машина йөртә! Маңгайдан тир бәреп чыкты, шул чактагы курыккан кебек башкача беркайчан да курыкканым булмады.
Яшел янгач, кузгалып киттек, куртка – минем арттан. Чираттагы светофорда машинамның ишекләрен эчтән бикләдем дә, котым очып, иремә шалтыраттым: “Мине өрәк эзәрлекли!” Ирем шушында гына көтеп торырга кушты. Синең арттан үлем барсын да, көтеп тор, имеш!
Тагын бер квартал үткәч, светофорда туктап, бөтен кыюлыгымны җыеп, өрәкнең (үлемнең) күзләренә карарга булдым – туктадым да, калтырана-калтырана, моның машинасына якынлаштым! Шунда гына никадәр ялгышуымны аңладым: руль артында ачык төстәге куртка кигән негр утыра иде! Караңгыда мин аны якыннан гына күрә алдым...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Ахыры бар).