+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бүген сандугачны тыңлагыз, куян күрергә тырышыгыз!

15 май сынамышлары җәйнең нинди булачагын да фаразлый.  

Бүген сандугачны тыңлагыз, куян күрергә тырышыгыз!
Бүген сандугачны тыңлагыз, куян күрергә тырышыгыз!

Бүген кунаклар озатсагыз, алардан соң идәнне ишектән өй уртасна таба себерегез. Өйгә уңыш, байлык килер.
Бүген мохтаҗларга ярдәм итү хуплана. Ел буе муллыкта яшәрсез.
Бүген акча янчыгыгызда тәртип урнаштырыгыз. Кирәкмәгән карталарны, кәгазьләрне ташлагыз. Болай иткәндә керемнәрегез һәм чыгымнарыгызда да тәртип булыр.
Өй иясенә берәр почмакта “күчтәнәч” куйсагыз, өйдә иминлек булыр.
Борынгылар 15 майдагы һава торышына карап, җәйнең нинди булачагын да фаразлаган. Мәсәлән, бүген кояш чыкканда күк йөзе аяз булган булса, җәй яңгырлы булачак, дигән сүз. Кояш баеганда аяз күк булса, җәй коры булачак икән.
Бүген көн җылы булса, икмәк уңачак.
15 майдагы салкын һәм җилле көн салкын җәйне фаразлый.
Бүген куян күрсәгез, шатланыгыз! Яхшы хәбәрләр алачаксыз.
Ә менә өй янында карга каркылдавы яхшыга түгел.
Этләр уласа, салкын җилләргә әзер булыгыз.
Бүген сандугач сайравын ишетегезме? Яхшыга бу.
Сандугач сайравын кәккүк тавышыннан иртәрәк ишетсәгез, җәегез бик бәхетле үтәр.
Бүген төнлә төш күргән идегезме? Аның нәкъ киресе үтәләчәк.

Фото: stihi.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: