Борынгыларның сынамышларына ышансак, мул уңыш алыр өчен 16 майда бакчада хатын-кызлар эшләргә тиеш. Шулай да ирләр тик утырмасын. Аларны башка эшләргә җәлеп итәргә кирәк бүген.
Бүген сөт белән бик сак булырга кирәк. Аз гына түгелгән сөт тә проблемаларга, талашуларга китерергә мөмкин икән.
16 майны күңелсезләнеп үткәрергә ярамый! Югыйсә, янә 40 көн елмаерга сәбәп булмас.
Төзелеш эшләре белән бүген шөгыльләнмәү хәерле. Уңышлы булмас.
Бүген нидер сатып алырга да ашыкмагыз. Уңышлы булмаска мөмкин.
Акчалы булырга теләсәгез, сызгырмагыз!
Идәнне ике себерке белән себермәгез, байлыгыгызны себереп чыгарасыз, имеш.
Кояш баеганчы чүп түкмәскә тырышыгыз бүген. Иминлек китмәс.
Иртән иртүк җырламагансыздыр бит? Бик дөрес! Кичтән еламассыз.
Фото: vyazma.readovka67.ru