+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кызыгызны уңышлы кияүгә бирергә телисезме?

Бүген бу теләкне тормышка ашыруның серен белеп була. 17 май сынамышларын үтәп, тормышны яхшыртып та була әле. Укыгыз!

Кызыгызны уңышлы кияүгә бирергә телисезме?
Кызыгызны уңышлы кияүгә бирергә телисезме?

Бүген очлы, үткер әйберләрне бик кулланмаска тырышыгыз. Авырмассыз.
17 майда башкаларга ярдәм иткән кешенең тормышында яхшы үзгәрешләр башлана, дип ышанган борынгылар.
Иминлек, сәламәтлек сезне ташламасын, дисәгез, бүген чәч, тырнак кисмәгез.
Бүген бүләк бирешмәгез! Тормышка күңелсезлекләр килергә мөмкин.
Кеше кулыннан акча да алмагыз, ул кеше сезнең финанс уңышын алачак.
Бусага аша әйбер дә бирмәгез. Яхшыга түгел.
Юлга чыгарга җыенсагыз, энә-җепкә кагылмавыгыз хәерле.
Ничек кызларны уңышлы кияүгә бирергә соң, дисезме? Моның өчен әни кеше кычыткан җыеп, бер савытка салып, аны коймага элеп куйсын.

Фото: krapivna.org

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: