

– “Эшкуарлык атнасы”нда кризис шартларында бизнесны алып баруда һәм тышкы санкция басымын җиңү өчен дәүләт тәкъдим иткән чаралар каралачак. Икенчедән, кешеләр күбрәк катнаша алсын өчен программага төзәтмәләр керттек. Гамәлдәге һәм әле яңа гына эшли башлаган эшкуарларны, шулай ук үзмәшгульләрне анда катнашырга чакырам. Һәркем үзен кызыксындырган сорауларны бирә һәм алар буенча җаваплар алалачак, – диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
“Эшкуарлык атнасы”ында эшкуарлар гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат туплый алачак. Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, финанс ярдәме алган очракта, кирәкле документларны туплаганнан алып акчаларны максатлы файдалану буенча хисапка кадәр, бизнес өчен дөрес инструментлар бирү нечкәлекләре турында сөйләячәк. Эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләре үзләренең гамәлдәге ярдәмен күрсәтәчәк.
Шулай ук, программа кысаларында хатын-кызлар эшкуарлыгына, үзмәшгульлеккә, бизнес алып баруның төрле мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл"ләр узачак. Гамәли күнекмәләрне эшлекле уеннар белән ныгытырга мөмкинлек булачак.
Спикерлар сыйфатында дәүләт органнары, бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү институтлары вәкилләре, танылган эшкуарлар һәм федераль дәрәҗәдәге экспертлар чыгыш ясаячак.