+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бүген йомыркаларга карап, киләчәкне белеп була!

Шулай ук ир-егетләр бүген күлмәкләрен үзләре үтүкләмәсен. Ни өченме? 23 май сынамышларын укыгыз!  

Бүген йомыркаларга карап, киләчәкне белеп була!
Бүген йомыркаларга карап, киләчәкне белеп була!

Борынгыларга ышансак, 23 майда акча туздырырга ярамый. Соңыннан бик озак бурычка яшәргә туры киләчәк.
Бүген кемнедер рәнҗеткән кеше өч ел бәхет күрмәячәк икән. Сак булыгыз!
Бүген күлмәген үзе үтүкләгән ир-егет ялгыз гомер кичерәчәк икән, имеш.
Бүген кеше алдында талаша күрмәгез! Күңелсезлекләрегез өч тапкыр артырга мөмкин.
Бүген чәчне кыска итеп кистерергә дә киңәш ителми. Шәхси тормыш уңышсыз булачак.
Әгәр 23 майда калакны чынаяак эчендә калдырсагыз, тормышыгыздагы бер мөһим нәрсәне күрми калачаксыз.
Төнгелеккә чүпне ишек төбендә калдырмагыз — яхшыга түгел.
Бүген кешенекен алган кеше үзенекен өч тапкыр күбрәк югалтачак.
Ә йомыркалардан ничек киләчәкне күрергә, дисезме? Бүген кетәклектән тавык йомыркаларын җыеп кергәч, санагыз — җөп сан чыктымы, такмы? Җөп сан чыкса (четное число), тормышыгызда үзгәрешләргә әзер булыгыз. Яшь ханымнар тиздән бәби алып кайтачак. Ә так сан якын арада тормышта берни дә үзгәрмәячәге турында сөйли.
Менә шулай...

Фото: medaboutme.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: