

Кешеләрне ике төркемгә бүләргә мөмкин. Берәүләр һәрвакыт өши, икенчеләргә эссе. Моның ни өчен шулай булуын табиб-терапевт Филипп Кузьменко аңлатты.
Белгеч билгеләп үткәнчә, бу шәхси үзенчәлек белән бәйле булырга мөмкин – мәсәлән, балачактан ук кат-кат киенергә өйрәнгән, шулай җылылыкка күнеккән. Шулай ук тиз өшүчәнлек тиредәге майның күләменә һәм матдәләр алмашуга бәйле. Май аз, матдәләр алмашу яхшырак булган саен кеше тиз өши.
Шулай ук кеше өлкәнәйгән саен, стресс кичергәндә, яисә йокы җитмәгәндә өши.
Кайбер авырулардан моңа йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, шикәр диабеты вакытында кан әйләнеше бозыла, шуңа андыйлар тиз өши.
Фото: krimchel.ru