+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Быел җәй нинди булыр?

24 май сынамышларын үтәп, моны белеп була!  

Быел җәй нинди булыр?Быел җәй нинди булыр?
Быел җәй нинди булыр?

Бүген кияүгә чыкмаган кызлар идән себермәсен, кияү булырга барлык кандидатларны тормышларыннан “себереп чыгарырга” мөмкиннәр.

Яңа эшне бүген башламавыгыз хәерле, уңышлы булмаска мөмкин.

Бүген кыйммәтле, зур әйберләр сатып алудан да тыелып торыгыз. Файдалы булмас.

Гашыйклар бүген мәхәббәттә аңлашмасын! Бүген мәхәббәтен аңлаткан кешене күңелсез җавап көтә икән...

Акчаларыгызны да санамый торыгыз. Бүген бурычка алмагыз да. бирмәгез дә. Гел бурычка батып яшәвегез ихтимал.

Бүген башкаларны үпкәләтмәгез, үзегез үпкәле булырга мөмкинсез.

Күңелегездә яшереп йөрткән хыялыгыз булса, аны беркемгә дә сөйләмәгез. Шул очракта ул тормышка ашар.

Ә җәйнең нинди булачагын ничек белергә, дисезме? Хатын-кызлар бүген тышка тастымал чыгарып элсен. Кичкә ул дымлы булса, җәй яңгырлы булыр. Тастымалыгыз кичкә коры булса, җәй дә коры булачак икән.

Фото: thespruce.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас