+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Безнең "икеле капчык"лары урман сата

Мәзәк: "Сыйныфташлар белән очрашу кичәсен "икеле капчыгы" Васяның яхтасында үткәрдек.

Безнең "икеле капчык"лары урман сатаБезнең "икеле капчык"лары урман сата
Безнең "икеле капчык"лары урман сата

Бүген - Соңгы кыңгырау бәйрәме. Чыгарылыш сыйныф укучыларын алда катлаулы имтиханнар көтә. Тормыш булгач, билгеле, һәркем аннан югары баллар белән чыкмаячак. Әгәр дә кирәкле баллар җыя алмыйсыз икән, хөрмәтле укучылар, чамадан тыш борчылмагыз. Сезнең бәхет укуда түгел, ә башка нәрсәдә, димәк. "Икеле капчыклары"ның да менә дигән итеп яшәгәннәре күп.

"Мәктәптән берничә тапкыр куарга тырыштылар, авырлык белән генә "өчле" куйдылар инде. Моннан тыш, тәртип тә чамалы иде... Шулай булса да гимназиядә укыдым мин, "б" классында. Биредә минем кебегрәкләр җыелган иде. Югары уку йортына кердем. Куа торалар, яңадан укуны тергезә торалар. Шулай дипломга барып җиттем. Билгеле инде, аны сатып алдым. Юләр, 15 мең сумга сатып алдым мин аны. Хәзер зур гына фирма җитәкчесе мин. Безнең сыныйф "отличник"ларына карыйм да, бер дә алар урынында буласы килми..."
Артур, 38 яшь.

"Мин - "икеле капчыгы". Һәр чирекне тәмамлауга бер атна алдан укытучылар "өчле"не тартып ала идем. Юкса, зачетларга кертмиләр. Сәбәбе - барысына да билгеле: ялкаулык һәм башта җил уйнау. Хәзер финанс оешмасы җитәкчесе мин".
Саша, 43 яшь.

"Мин "4"гә укыдым. Әмма алгебрадан бер "3"ле барысын да бозды. Нәтиҗәдә, "б" классында укыдым. Кыскасы, отличниклар булып чыкканнарның берсе бүген кибеттә сата, кемдер әнисе канаты астында хисапчы булып урнашты, тагын берсе нотариуста секретарь... Бөтенләй юлдан язучылар да бар.
Ә "3", "4" билгеләренә укыганнар үз юлын тапты. Берсе урман белән сәүдә итә, икенчесе район эчке эшләр идарәсе башлыгы... Берсе Мәскәүдә дизайнер булды".
Ирина, 37 яшь.

Фото: usanin.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас