Кайбер сүзләрнең кеше тормышына бәхет, уңыш, иминлек җәлеп итүен белә идегезме?
Иң беренче “Бәхет”, “бәхетле” сүзләренә игътибар итегез. Сез аларны еш кабатлыйсызмы? Күпләр бәхетне ниндидер абстракт нәрсә итеп күз алдына китерә. Ләкин бу дөрес түгел. Без бәхет белән көн саен очрашабыз. Мәсәлән, якты кояшлы көнне парктан китеп барасыз, ди. Тирә-як матур, кошлар сайрый. Күңелегезгә рәхәт. “Нинди бәхетле көн бүген!” — диегез. Яисә арып эштә кайткач, җылы өйгә кергәч, якыннарыгызны күргәч, тәмле итеп кичке аш ашагач, “Нинди бәхетле кич!” — диегез. Бәхетне күрә белергә кирәк.
“Уңыш” сүзен дә еш кабатлау яхшы. Мәсәлән, кибеттә ниндидер бер генә булып калган соңгы әйберне алдыгыз, ә ул сез теләгән нәрсә булды икән, “Нинди уңыш бу” дияргә онытмагыз. Мисаллар күп табарга була. “Уңыш” сүзен еш әйтү сезнең тормышка тагын да күбрәк уңыш җәлеп итәчәк.
“Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр”, — диләр. Кешедән генә рәхмәт көтмәгез, үзегез дә бу сүзне еш кабатлагыз. Тормышыгызда яхшылык, иминлек артыр.
“Бирсен Ходай”, “Аллаһ боерса” дияргә онытмагыз. Хәтта атеист булсагыз да. Һичьюгы җиһаннан, язмыштан соравыгызны күз алдына китерегез. Сораганга бирер.
Иң мөһиме — бу сүзләрне урынлы кулланырга кирәк. Һәм чиста күңел белән.
Фото:
Pinterest