+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бүген черки үтерегез!

Ни өченме? 26 май сынамышларын укыгыз!

Бүген черки үтерегез!
Бүген черки үтерегез!

Бүген бик сак булыгыз, башкаларга карата кечкенә начарлык кылсагыз да үзегезгә күпкә артып әйләнеп кайтачак. Бүген талашырга, яман сүзләр сөйләргә дә һич ярамый!

Яңа эш башламый торыгыз. Бүгенге теләсә нинди яңалык та уңышлы булмаска мөмкин.

Күрәзәчеләргә барырга, “өстән” үзгәрешләр сорарга да кирәкмәс. Үзгәрешләр сез көткәнчә булмаячак.

Бүген өйне җыештыру, юу, чистарту хәерле эш санала.
Кирәкмәгән әйберләрдән арыну өчен 26 май — уңайлы көн.
Кояш баеганчы чүпне түгегез.

Бүген иске үпкәләрне онытып, якыннарыгыз белән дуслашсагыз, бик яхшы булыр.

Бүген черки күренсә, җәй көне җиләк күп булачак.
Ә бүген черкине үтергән кеше 40 гөнаһыннан котыла, имеш...

Фото: vsezdorovo.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: