

28 майда Уфада төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров һәм Русия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрының беренче урынбасары Александр Чуприян Республикага идарә итү үзәгендә булдылар.
Төбәк Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская кунакларга Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәгенең техник мөмкинлекләре турында сөйләде. Республика белән идарә итү үзәге аналитикларының эшендә - 64 мәгълүмат системасы, тагын берничәсе - яңарту стадиясендә. Аларның күбесен профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә төбәк министрлыклары төзеде.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, ЦУРга килгән мөрәҗәгатьләргә тиз арада җавап бирергә кирәк, аның төп бурычы – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Александр Чуприян Республика белән идарә итү үзәгенең Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитеты һәм Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белән хезмәттәшлеге белән ныклап кызыксынды. Әлеге ведомство вәкилләре биредә кизү торалар.
Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Александр Чуприян, ЦУР мөмкинлекләреннән файдаланып, Гадәттән тыш хәлләр буенча федераль министрлыкның республика хакимияте органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрделәр.
Аерым алганда, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов, республика министрлыклары белән берлектә, алар ЦУР базасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өчен бердәм мәгълүмат үзәге эшли, дип сөйләде.
Әлеге очрашу кысаларында Радий Хәбиров һәм Андрей Чуприян шулай ук 2022 елда республика алган Ка-32А11ВС яңа коткару вертолетының мөмкинлекләре белән таныштылар. Бу - күпмаксатлы техника. Ул төрле шартларда, биек шәһәрләр, тау яки урманнар булган җирләрдә очарга мөмкинлеу бирә.
Күмертауда җитештерелгән яңа машинаны төбәк Башлыгы карары белән сатып алганнар. Вертолет сатып алу турында килешү 2021 елда Халыкара авиация-космос салоны мәйданчыгында төзелде.