+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Йөзек тарих фаҗигасен төштә күрсәтте

Хатынының ни өчен аждаһага әверелүен ире башта берничек тә аңлый алмаган.

Йөзек тарих фаҗигасен төштә күрсәттеЙөзек тарих фаҗигасен төштә күрсәтте
Йөзек тарих фаҗигасен төштә күрсәтте
Беркөн эштә чәй эчеп утырганда дус­тым Зөлкафил үзенең борчылулы уйларын ачып салды. Моңа кадәр бер дигән булган, уңган һәм ягымлы, һәрвакыт елмаеп торган хатыны Мәмдүдә кинәт кенә бозылып киткән, башта үзенә йомылган, өй эшләрен һәм хәтта балаларын да карамый башлаган, аннары кырысланган, тора-бара аждаһага әйләнгән. Өстәвенә, нык ябыгып киткән. Зөлкафил хатыны өчен борчыла, ул-бу булмагае, ди. Шуннан ул әлеге хәлләрнең сәбәбен ачыклауны максат итеп куйган һәм “тикшерү эшләрен” башлаган...

Ломбард

Барысы да эштә мул гына премия алган көннән башланган. Өстәвенә, 8 Март бәйрәме якынлашып килә. Шунлыктан, ул сөекле хатынына шәп кенә берәр кыйммәтле бүләк алырга уйлаган. Эштән кайтышлый ук юл уңаендагы ломбардка кергән. Андагы сатучыга яхшы гына, матур кашлы һәм гадәти булмаган берәр йөзек алу теләген белдергән.
– Бик яхшы! Бездә нәкъ шундый йөзек бар! – дигән тегесе һәм витриналар янына алып килгән.
Зөлкафил борынгы ысул белән кырлап шомартылган зур, кызыл якут кашлы бу йөзекне шундук ошаткан, үлчәме дә туры килеп тора: “Алам!” Кадерле бүләкне түш кесәсенә салып, хатынының ничек шатланачагын күз алдына китереп, өенә ашыккан.
Өйдә чишенеп тә тормастан, ул Мәмдүдәсенә дәшкән, күзләрен йомдырып, бүләген аның нәфис бармагына кидереп тә куйган. Әлеге зиннәтле йөзекне бармагында күрүгә җефете шатлыгыннан кычкырып ук җибәргән!

Куркыныч төш

Йөзек Мәмдүдәгә шулкадәр ошаган ки, ул аны йокларга ятканда да салмаган. Иртән ул иренә бик авыр, куркыныч төш күрүенә зарланган. Барлык нечкәлекләрен исенә төшерә алмаган, ләкин анда ниндидер яшь кызны көч­ләүләрен, аннары үтерүләрен күргән.
Күңелен баскан авыр тойгы, ниндидер шомнан бик күңелсезләнеп, ул иртән эшкә китәр алдыннан йөзеген кыйммәтле бизәнгечләре саклана торган шкатулкасына салып куйган. Йорт һәм гаилә мәшәкатьләре, эшендәге ыгы-зыгы, алдагы җәйге ялларны хәстәрләү белән вакыт сизелмичә дә үтеп киткән, бу вакытта хатын теге йөзекне исенә төшергән очракта да кияргә ашыкмаган, моның өчен бәйрәмнәр дә булмыйчарак торган.
Отпуск көннәрендә бөтен гаиләләре белән диңгез буена җыенганда гына ул аны алып кигән, ялга баргач та салмаган. Күпмедер вакыттан соң Зөлкафил җәмәгатенең үзен ничектер сәеррәк тота башлавына игътибар иткән: тегесенең йокысы туймаган, кырыслана барган, кайвакытта үз-үзенә йомылган, бер дә юктан кызып киткән, иренә авыр сүзләр ычкындырырга да күп сорамый башлаган.
Бу хәлләргә түзә алмыйча, ир, хатынын каршысына утыртып, ачыктан-ачык сорау алган. Мәмдүдә көн саен куркыныч һәм бер үк төрле төш күрүен, шуннан соң изелеп уянуын, күңелен битарафлык тойгысы басуын һәм ирләрне күралмый башлавын теләр-теләмәс кенә сөйләп бирергә мәҗбүр булган.

Һөҗүм

Төшендә Мәмдүдә үзен бик кыйммәтле күлмәкләрдә яшь кыз итеп күргән. Бай йорты верандасында иртәнге каһвәне эчеп алгач, ул алпавыт биләмәләре буйлап йөреп кайтырга әзерләнгән, ихатада аны инде хезмәтчеләре белән дүрт ат җигүле экипаж көтеп торган.
Шулвакыт урамда ниндидер шау-шу купкан, аннары аларның утарын кораллы солдатлар бандасы басып алган. Ихатадагы каравыл кешеләрен һәм хезмәтчеләрне аеруча кансызлык белән кыйнап ташлагач, йортка бәреп кергәннәр.
Кызның әти-әнисе аларга йорттан һич кичекмәстән чыгып китәргә боерганнан соң, вәхшиләр аларны мылтык прикладлары белән төеп тукмаган, аннары атып үтергән. Шунда ук кызны идәнгә сузып салганнар, киемнәрен ертып ыргыт­каннар. Бичара кызны барысы да чиратлашып көч­лә­гәннән соң, атып үтергәннәр. Чыгып китәр алдыннан ерт­кычларның берсе кызның бармагындагы бик кыйммәтле йөзекне күреп, кире әйләнеп килә, аны салдыра алмагач, пычагын тартып чыгара да йөзекне бармагы-ние белән бергә кисеп ала...
Шушыларның һәммәсен Мәмдүдә һәр төн саен теге мескенкәй кыз өчен яңадан күрә, “әти-әнисенең үлемен, үзенең көчләнү ачысын” кабаттан кичерергә мәҗбүр була, иртән уянуга тәмам хәлсезләнә, һәр таңда күзләрен ачкач, барысы да урынындамы икән, дип, бармакларын тикшерә...
Зөлкафилнең моңа ышанасы килми, хатыны диңгез буенда икенче климат шартларына яраклаша алмый җәфалана, болар вакытлыча гына, өйгә кайткач үтәр әле, дип уйлый.

Өшкерергә кирәк

Өйгә кайткач, Мәмдүдә йөзеген салып куя да көндәлек мәшәкатьләргә чума, шуннан соң яман төш тә керми башлый. Үзара киңәшләшкәч, алар бөтен гыйльләнең шул йөзектә булуына, аның элекке хуҗабикәсенең канлы тарихын саклавына инана. Нишләргә? Ташласаң – ару гына хакка сатып алынган, кире тапшырсаң – тагын кемдер алып җәфа чигәчәк. Шуңа да алар мулла белән киңәшләшергә карар итә, дин әһеле исә йөзекне башта өшке­рергә, аннары, эретеп, икенче бизәнгеч эшләтергә куша. Шулай итәләр дә. Шуннан соң гаилә тормышы да акрынлап җайга салына.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас