-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 июнь 2022, 10:55

Бүген җәйне үпкәләтмәгез!

1 июнь сынамышлары ниләр сөйли?  

Бүген җәйне үпкәләтмәгез!
Бүген җәйне үпкәләтмәгез!

1 июньдә һич кенә дә моңсу, боек булырга ярамый икән, дуслар. Югыйсә, җәй, ачуланып, өч ай буе койма яңгырлар җибәрәчәк.

Бүген кечкенә баланы берүзен калдырырга ярамый икән. Аны нидер куркытырга мөмкин, ди.

Бүген юылганнан соң бер тапкыр да киелмәгән чиста киемдә генә йөрегез. Чир-сырхаулар ябышмас.

Зур, кыйммәт әйберләр алудан бүген тыелып торыгыз. Уңышлы булмаска мөмкин. Уңыш ташлап китмәсен, дисәгез, акчаларыгызны да бүген санамасагыз яхшы.

Бүген киләчәккә корылган планнар барып чыкмаска мөмкин, кормагыз.

Бүген конфликтлар булдырмаска тырышыгыз. Алар конструктив булмаячак, ачу, күз яшьләре генә алып киләчәк.
Иң яхшысы — 1 июньне көлеп-елмаеп, шат күңел белән үткәрегез!

Фото: ona-znaet.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: