-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
6 июнь 2022, 11:00

Бүген сагышны якын да китермәгез!

Борынгылар 6 июньне ялгызлыкта һәм күңелсезләнеп үткәрергә ярамый дип ышанган. Ни өченме?

Бүген сагышны якын да китермәгез!
Бүген сагышны якын да китермәгез!

Бүген борчулы уйлардан, ялгызлыктан качарга тырышыгыз. Бүген “явыз көчләр” кешеләрнең сагышы, күз яшьләре белән “туклана”, имеш. Ә менә көлеп-елмаеп торганнардан алар кача икән. Бүген көнегезне күтәренке күңел белән үткәрегез!

6 июньдә елга-күлләрдә су коенырга да ярамый икән. Су кызлары су төбенә тартып алырга мөмкин, ди.

Бүген гөлҗимеш чәчәк атканын күрсәгез, шатланыгыз! Сезгә бәхет киләчәк. Бер ботагын өегезгә кертеп, суга утыртсагыз, бигрәк тә яхшы.

Тагын кызыклы сынамышлар бар. Бүген онны иләргә ярамый икән. Идән себерүдән, юудан тыелып торсагыз да була.

Әгәр күрәзәчегә барудан курыкмасагыз, бүген киләчәкне бик дөрес фаразлый торган вакыт икән, имеш.

6 июньдә яңгыр яуса, гөмбә күп булачак.

Миләш 6 июньдә генә чәчәк атса, көз озын булачак икән.

Фото: qwizz.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: