

Әгәр бүген җил көнчыгыштан иссә, аңа каршы тормагыз. Җил үткәнен көтегез. Чир-сырхаулар килмәс. Әгәр көнчыгыш җиле астында йөрмәү мөмкин түгел икән, эчтән генә догалар укып йөрегез. Көчле җил искәндә начар уйлар уйларга ярамый. Алар тормышка ашарга мөмкин.
Бүген кер юсагыз, аны тышка чыгарып, җилдә киптерегез. Барлык негатив җил белән очып бетәр. Аеруча сырхау кешенең киемен җилдә җилләтергә киңәш ителә. Бу кием аны савыктырырга мөмкин икән.
Кесәгездә акча булса, җил астында йөргәндә кесәгезгә тыгылмагыз. Акчасыз калмассыз.
Бүген өйдә тәрәзәләрне ачып куеп, бүлмәләрне яхшы итеп җилләтергә кирәк. Өйдән барлык начар энергия чыгып бетәр.
Бүген урам себерүче белән исәнләшмичә үтәргә ярамый. Югыйсә, күңелсезлекләр килергә мөмкин.
Бүген күргән төшегезне кешегә сөйләмәгез.
Кияүгә чыгасы килгән кызлар бүген көньяктан искән җилгә аркасын куеп, кулларын як-якка җәеп басып торсын. Җилләр яхшы кияү китерергә мөмкин икән.
Менә шулай... Ышансагыз - ышаныгыз!
Фото: penta.kz