

Саннарның кеше тормышына әһәмияте зур. Кешенең туган көне, яшәгән өенең, машинасының номеры — барысы да ниндидер йогынты ясый.
Ә бит саннар энергиясеннән файдаланып та була!
Мәсәлән, 5 саны баерга ярдәм итә икән. Йокыдан торгач та аны күз алдыны китерегез.
8 — тылсымлы сан. Ул - чиксезлек символы. Өч 8 санын язып, акчагыз торган урынга салсагыз, акча беркайчан да бетмәскә тиеш.
Ә менә иң күп акча китерә торган сан — 128. Бу санда акча энергетикасы көчле. Бу санны язып, кошелекка салсагыз, финанс иминлеге, уңыш килүне көт тә тор икән! Һәрхәлдә белгечләр шулай ышандыра...
Фото: hb-market.ru