+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
17 июнь 2022, 10:15

Спагеттины дөрес пешерү... гомерне озайта!

Хәерче һәм бәхетсез буласыгыз килмәсә, берничә халык киңәшенә игътибар итегез!  

Спагеттины дөрес пешерү... гомерне озайта!
Спагеттины дөрес пешерү... гомерне озайта!

Өйдә юылмаган савыт-саба тотмагыз — ызгыш-талашка. Ашаганнан соң савыт-саба озак юылмаса, өй иясе бик ачулана икән.

Кунакка килгән кешедән савыт-саба юдырмагыз! Бу гамәл хәерчелеккә китерергә мөмкин, ди белгечләр. Чит кеше сезнең өйдә ашарга да пешермәсен.

Кайвакыт ризык шулкадәр тәмле була, хәтта тәлинкәне ялап куясы киләме? Болай итә күрмәгез! Никахыгыз уңышлы булмаячак, аерылышу көтелә.

Өстәлне кәгазь белән сөртмәгез, зур чыгымнар көтелә. Кәгазь тастымаллар да бу эшкә ярамас. Өстәл сөртү өчен тик чүпрәк кулланыгыз.

Озын спагеттины сындырып пешерергә яратасызмы? Юкка. Башкача болай итмәгез. Белгечләр ышандыруынча, болай итү гомерне кыскарта икән.

Бәхетле, бай, озын гомерле булыйк!

Фото: мояоколица.рф

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: