+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
19 июнь 2022, 09:20

Авыл урамында - аю баласы (видео)

Бу - Башкортстан, балакай!

Авыл урамында - аю баласы (видео)
Авыл урамында - аю баласы (видео)

Безнең урман-кырларда кыргый җәнлекләр күпләп яши. Аюы да бихисап. Әмма алар авылларга кергән очраклар күп түгел, билгеле.

Шундый очракны Куергазы районының Яхшымбәт авылында төшереп алганнар. Ул - далалы Ырынбур өлкәсе белән чиктәш урнашкан төбәктә. Каян килеп чыккан мондый урынга "урман хуҗасы"... Ышанырлык булмаса да, бу очракны Башкортстанның Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә раслаганнар.

Ведомстводан хәбәр итүләренчә, авылга министрлык инспекторы ашыгыч юлга чыккан. Әмма ул килеп җиткәнче аю баласы качкан инде. Аның Куергазы елгасына таба китүе ихтимал, диләр.

Бәхеткә, бу аю баласы юлына кеше баласы килеп чыкмаган.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: