+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
23 июнь 2022, 09:50

Акча сездән "качмасын", дисәгез...

Тикшерелгән алымнарны кулланыгыз.

Акча сездән "качмасын", дисәгез...
Акча сездән "качмасын", дисәгез...

Урамдагы теләнчегә кәгазь акча салмагыз. Югыйсә, “өстә” сездә акчалар артык күп, дип уйлаячаклар. Тимер акчалар салыгыз.

Акчаны идәнгә ташламагыз. Мондый мөнәсәбәт өчен алар “ачуланачак”.

Кемдер җыйган акчасын базда, тузанлы шкафларда саклый. Юкка! Акча чиста һәм матур урында сакланырга тиеш.

Кошелекта “бәхетле” купюраны еллар буе саклыйсызмы? Сакламагаз! Акчалар алышынып торырга тиеш.

Хезмәт хакы алган көнне аларны туздырмаска тырышыгыз. Алар бер төн булса да сезнең белән кунарга тиеш.

Кешедән ниндидер савытта күчтәнәч алган булсагыз, савытын кайтарганда үзегез дә нидер салып бирегез.

Чәйне, каһвәне чынаякны тутырып ясагыз. Байлыгыгыз, бәхетегез тулы булыр.

Фото: lakshmitaro.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: