+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Диңгез буеннан кабырчыклар алып кайтыргамы?

Җәй җитте. Кайбер бәхетлеләр диңгез буйларына юлланадыр. Өйгә диңгез кабырчыклары алып кайтмаска киңәш итүчеләр бар. Ни өченме? Хәзер беләбез!

Диңгез буеннан кабырчыклар алып кайтыргамы?
Диңгез буеннан кабырчыклар алып кайтыргамы?

Эзотериклар диңгез кабырчыкларын өйдә тотмаска киңәш итә. Белгечләр фикеренчә, алар өйгә начар энергетика тартып тора икән. Кабырчык — үлгән моллюскның өе бит ул. Өйгә аның мәете калдыкларын алып кайту яхшылыкка түгел икән. Ул талашуларга, конфликтларга, акчасызлыкка сәбәпче була, ди.

Матур кабырчыкны диңгез буеннан үзегез тапкан түгел, ә сатып алган булсагыз, тагын да начаррак. Акча эшләргә теләүчеләр матур кабырчык эчләреннән тере җан иясен алып ташлап, үлемгә дучар итәләр, ә кабырчыгын саталар. Мондый кабырчык бернинди яхшылык та китермәячәк.

Экологлар да кабырчыкларны өйгә ташуга каршы чыга. Алар табигать өчен кирәк.
Ә менә феншуй белгечләре кабырчыклар өйгә начарлык китерми, дип саный. Шуңа үзегез карагыз инде...

Фото: travel42.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в