+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Һөнәрчелектән - бизнеска

Башкортстанның 120дән артык һөнәрчесе ел башыннан бизнес алып бару мәсьәләләре буенча консультацияләр алды.

Һөнәрчелектән - бизнеска
Һөнәрчелектән - бизнеска


Агымдагы елда Башкортстан Кече һем урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгының халык-хуҗалык һөнәрчеләре үзәге (НХП) һөнәрчелек эшчәнлеге өлкәсендә бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча 120дән артык кешегә консультация бирде.

Кергән сорауларны анализлау күрсәткәнчә, эшкуарларны ешрак дәүләт ярдәме чараларына, күргәзмәләрдә катнашу, электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгу һәм биналарны арендага алу өчен чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә кагылышлы темалар кызыксындыра. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм " гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә.

Халык-сәнгать һөнәрчелеге үзәге үткәрә торган барлык чаралар да үз эшен ачуга, яки гамәлдәге бизнесны үстерүгә юнәлтелгән. Аларда үзмәшгульләр, эшкуарлар һәм алар булырга теләүчеләр катнаша ала.

Шулай итеп, быел төбәк осталары Русиянең халык сәнгать һөнәрләре күргәзмә-ярминкәләрендә катнашу өчен гариза бирә ала. 60тан артык кече һәм урта эшкуарлык субъектын һәм үзмәшгуль гражданнарны колачлау планлаштырыла.

Моннан тыш, һөнәрчеләр өчен даими рәвештә белем бирү чаралары уза, аларда һөнәрчеләргә бизнес алып баруның актуаль мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәләр.

Өстәмә мәгълүматны офисларда һәм «Минем бизнес» үзәгенең +7 (347) 224-99-99 телефоны буенча, шулай ук рәсми сайтында алырга мөмкин: cmbrb.ru

Фото: Сайт правительства РБ.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в