+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
26 июнь 2022, 06:35

Бүген Уфада яшьләр көне үтәчәк

Яшьләр көненә багышланган чаралар төрле-төрле: мастер-класслар, тематик күргәзмәләр, DJ-батл, гейм-мәйданчык, страйкбол, лазертаг һәм тагын бик күп кызыклы нәрсәләр.

Бүген Уфада яшьләр көне үтәчәкБүген Уфада яшьләр көне үтәчәк
Бүген Уфада яшьләр көне үтәчәк


Агыйдел яр буенда 8 югары уку йорты зоналары булачак. Яшьләр иң яхшы мәйданчык өчен тавыш бирәчәк. Җиңүчегә - "Студентлар язы-2023" Бөтенрусия фестиваленә юллама.

Төп мәйданчыклар - Агыйдел яр буе, су янында сәхнә, "Торатау" Конгресс-холлыннан түбәнрәк "Ватан" паркы, "Торатау" Конгресс-холлы яны.

Чаралар сәгать 16.00дә башлана, шулай ук, #ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан хештегы белән кереп, үзегезгә кирәк мәгълүматны таба аласыз.

Фото: В Контакте

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас