+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
26 июнь 2022, 11:25

Радий Хәбировның "Искиткеч кешеләр тормышы" рубрикасында - балтачлылар

Республика Башлыгы социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Балтач районының Иске Балтач авылыннан Хәйдәршиннар гаиләсе – безнең республикада иң күпбалалы гаиләләрнең берсе турында язган.

Радий Хәбировның "Искиткеч кешеләр тормышы" рубрикасында - балтачлыларРадий Хәбировның "Искиткеч кешеләр тормышы" рубрикасында - балтачлылар
Радий Хәбировның "Искиткеч кешеләр тормышы" рубрикасында - балтачлылар



"Әлеге гаилә турында минем #ЖЗЛ_Башкортостан рубрикасында сөйлим. Зур гаилә династиясенә нигез салучылар Альбина һәм Венер Хәйдәршиннар 13 балага гомер бүләк иткән. Алар инде ике тапкыр картәни һәм картәти.

Ир белән хатынның өлкән балалары инде мөстәкыйль яши. Олы кызлары Элитага 27 яшь тулды, гаиләсе белән Бөредә төпләнгән. Улы Артур безнең аграр вузны тәмамлаган, әтисе белән Уфада төзелеш оешмасында эшли. Альмир УДНТУ дипломын алган, хәзер армиядә хезмәт итә. Ә Айгизне балтачлылар мәктәп яшеннән искиткеч җырчы буларак беләләр, Уфа сәнгать училищесы студенты педагогларны иҗади җиңүләре белән сөендерә. Ул һәм аның энесе Айназ гер спорты буенча да яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Айназ автотранспорт техникумында укый.

Кечкенәләре - Айзилә, Нурсилә, Инзилә, Айнур, Айгузәл мәктәптә укыйлар. Назгөл белән Ислам балалар бакчасына йөриләр, ә иң кечкенәсе Байраска әлегә ике ай.

Альбина һәм Венерның һәр балага яхшы тәрбия һәм белем бирүдә зур хезмәте сокландыра. Аларның балалары төрле секцияләргә йөриләр. Ә тагын алар тату, бердәм. Гаиләдә традицияләр нык. Хәйдәршиннар гаиләсе - безнең күбебез өчен үрнәк. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим!" - дип язган Радий Хәбиров.

Фото: В Контакте

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас