+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
28 июнь 2022, 10:35

Чиләбелеләр Башкортстан продуктларын яратты

«Башкортстан продукты» проекты дипломантлары Чиләбедә узган сабантуйда катнашты.

Чиләбелеләр Башкортстан продуктларын яраттыЧиләбелеләр Башкортстан продуктларын яратты
Чиләбелеләр Башкортстан продуктларын яратты


- Башкортстан белән Чиләбе өлкәсен ныклы икътисади, социаль һәм мәдәни элемтәләр бәйли. Сабантуй ике төбәкнең дуслык һәм милли гореф-гадәтләрен саклап торучы әһәмиятле вакыйга булды, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Башкортстан җитештерүчеләре сабантуй өчен киң ассортиментлы продукция әзерләгәннәр: ит деликатеслары, милли кондитер эшләнмәләре, бал, сувенирлар, чәй һәм чәй композицияләре, умартачылык продукциясе, кымыз продукты, куас һәм алкогольсез эчемлекләр.
Республика предприятиеләре товарлары зур кызыксыну уятты, бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар арасында аларга ихтыяҗ зур булды.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас