

Кайбер законнар башка сыймаслык, мәсәлән, Аляска штатында пошиларга алкоголь эчерергә ярамый, ә Айова штатында үтеп баручы автомобильләргә таш, кирпеч ыргыту һәм җәядән ату тыела. Һәм мондый абсурд законнар АКШның һәр штатында бар.
Бүгенге көндә Американың дүрт штатында кара карлыган үстерү тыела. Әле күптән түгел генә карлыган бөтен ил буйлап тыю астында булган. Узган гасырда АКШта кара карлыган үстерү тыелган була.
Кара карлыган үстерү ни өчен тыелган соң? Биологлар ылыслы урманнарның начар хәлдә калуының сәбәбен ачыклый башлаган. Бөтен сәбәп кара карлыганны зарарлаган гөмбәчек авыруында, ул соңыннан ылыслы агачларга күчкән.
Әйтергә кирәк, Русиядә кара карлыган ылыслы агачларга зыян китерми.
Фото: pixabay.com.