+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
7 Июля 2022, 05:15

«Бөек осталарның дәвамчылары»

Кичә Уфада «Бөек осталарның дәвамчылары» Бөтенрусия фестиваль-конкурсы старт алды.

«Бөек осталарның дәвамчылары»«Бөек осталарның дәвамчылары»
«Бөек осталарның дәвамчылары»


Читтән торып үткәрелгән этап кысаларында экспертлар тарафыннан 500дән артык конкурс эше каралды, әмма финалга бары 150 оста гына кертелде.
Финалда Русиянең 28 төбәгеннән (Симферопольдән алып Владивостокка кадәр) югары уку йортлары һәм колледжлар студентлары катнаша.
Ачылу тантанасы «Торатау» Конгресс-холлында узды, анда конкурсның барлык номинацияләрен һәм экспертларны тәкъдим иттеләр. 7-8 июльдә Акмулла исемендәге БДПУда һәм республиканың һөнәри белем бирү оешмаларының профильле мәйданчыкларында иҗади ярышлар узачак. Конкурс биремнәренең гомуми фәлсәфәсе: "Туган як көйләре".
Финалчылар конкурс экспертларына 15 номинация буенча үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Алар арасында - тукыма, керамика, киез басу, таш, металл һәм агач эшкәртү, сәйлән һәм ыргак белән бәйләү, рәсем төшерү. Кайбер номинацияләр милли кием-салым һәм фольклорга, шулай ук Русия халыкларының музыкаль инструментларына багышланган.
9 июльдә «АРТ-квадрат» шәһәр киңлегендә ике көн нәтиҗәләре буенча 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр фестивальдә катнашучыларның күргәзмә-ярминкәсе узачак. Фестивальгә йомгак ясау, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү шул ук көнне кичен узачак.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас