+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
8 июль 2022, 11:55

Кешенекедәй тешле балык тотканнар...

Балыкчылар шок хәлендә калган.  

Кешенекедәй тешле балык тотканнар...
Кешенекедәй тешле балык тотканнар...

Ямал-Ненец автономияле округының Ноябрьск шәһәрендәге пар-газ станциясе янындагы күлдә балыкчылар гаҗәеп балык тоткан. Бу пиранья балыгының тешләре кешенеке кебек икән.
Балыкның фоторәсемен социаль челтәрләргә урнаштыргач, кешеләрдән бик күп комментарийлар килгән. Тәҗрибәлеләр кара пираньяның бөтен нәрсәне дә тамчысын да калдырмыйча ашавын аңлаткан — үсемлектән алып иткә кадәр.
“Бик яхшы ашаганга охшаган, ике яшь бар моңа”, — дип язган бер кеше социаль челтәрдә балык фотосурәтен күреп.
Икенчесе Ноябрьск күлендә су коенмаска киңәш биргән. Дөрес киңәш кебек, ничек уйлыйсыз?
Гаҗәп һәм серле инде без яшәгән дөнья, ни генә дисәң дә. Ә сезгә гаҗәеп балыклар эләккәне юкмы?
Их, алтын балыклар әкияттә генә шул ул... Ә тормышта әнә ниндиләре...

Фото: https://esoreiter.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: