

Инструкция язма рәвештә 250 яки 350 сумга сатыла, ул сигез видео һәм алты фотоны үз эченә ала.
Сатучы хәбәр иткәнчә, ул тәүлек буе элемтәдә тора, шулай ук авыртуны басу буенча һәм бу “процедураның” техникалары турындагы сорауларга җавап бирергә әзер.
Каналда шулай ук шундый "схема" сатып алган язылучыларның колагы сынган фотосурәтләр урнаштырылган.
Июньдә "Рен ТВ" билгеләп үткәнчә, колак сындыру Дагыстанда бик зур популярлык яулый икән, бу ир-атларга чын көрәшче кыяфәтен бирү өчен эшләнә.
Мөхәммәт исемле оста сөйләвенчә, хезмәттән якынча 4,5 мең кеше файдаланган, шул исәптән спортчылар да.
Менә шулай. Сезнең арада колак сындырып, көрәшче кыяфәтенә керергә теләүчеләр юкмы, дуслар?..
Фото: https://esoreiter.ru/