+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
16 июль 2022, 11:15

Көлеп яшәгез!

Көлү турында барысын да беләбез дип уйлыйсызмы? Юктыр кебек. Укып карагыз әле.  

Көлеп яшәгез!Көлеп яшәгез!
Көлеп яшәгез!

Галимнәр кызыклы һәм әһәмиятле фактлар ачыклаган.
100 тапкыр көлү 15 минут велосипедта йөргән кебек файдалы. Энергияле көлү йөрәк ритмын яхшырта, сулыш алуны тирәнәйтә, бит, корсак мускулларын, диафрагманы яза. Көлү баш миендә файдалы үзгәрешләр булдыра, эндорфиннар җибәрә, бу тәнгә күбрәк кислород керүгә китерә.
Көлү инстинкт реакциясе. Безнең көлү акылның минималь контроле астында тора. Бу безнең үз-үзебез белән тулысынча идарә итә алуыбыз турындагы гипотезага каршы чыга.
Италия авторы Пьетро Аретино 1556 елда бер оятсыз тарих ишетеп, шулакадәр көчле көлә, хәтта егыла һәм... буылудан үлеп китә.
Көлү безнең организмга кергән вирусларга һәм кайбер яман шеш күзәнәкләренә һөҗүм итүче иммун күзәнәкләрен көчәйтә.
Ә сез көләргә яратасызмы, дуслар? Еш көләсезме?

Фото: mysonnik.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас