+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
16 июль 2022, 16:50

Күз тиюдән, бозымнан саклану юлларын беләсезме?

Бу өлкәдәге белгечләр берничә киңәш бирә.

Күз тиюдән, бозымнан саклану юлларын беләсезме?
Күз тиюдән, бозымнан саклану юлларын беләсезме?

Сезгә начарлык теләүче берәрсенең яман күзе, негативы йогынты ясамасын, дисәгез, шат күңелле, оптимист булыгыз, елмаеп яшәгез, төшенкелеккә бирелмәгез. Бу очракта сезгә юнәлтелгән начар энергия ул кешенең үзенә кайтачак.
Сатып алынган әйберне шунда ук файдалана башламагыз. Ул бераз сезнең өйгә “өйрәнсен”, шкафта торсын (бер тәүлек җитә). Аеруча бу киемгә кагыла. Үз кулларыгыз белән ясаган, теккән әйберләрегезне шунда ук файдалана башласагыз була.

Каршы җенес вәкиле сезне мактый икән, комплимент итеп кабул итегез, ә сезнең җенестәге, сезнең яшьләрдәрәк кеше мактау сүзләре әйтсә, сагаегыз һәм эчтән генә: “Миңа синең мактавың кирәкми, үзеңә калдыр!” – диегез.

Кара мәче юлыгызны кискәч, куркуга калсагыз, эчтән генә: “Мацуй ацецуй!” – диегез. Бу тылсымлы сүзләр күңелегездән борчуларны алып ташларга тиеш.

Менә шулай... Ышансагыз, ышаныгыз.

Фото: ufologov.net

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: