

Германиянең Wingcopter компаниясе Африка илләрендә пилотсыз самолетлар эшчәнлеген киңкүләм җәелдерү идеясе белән чыккан. Әлеге проект барлыгы 60 миллион долларга төшәчәк. Бу эштә кулланылачак Wingcopter 198s дроннары йөк алып барырга сәләтле.
Самолетның канатлары ике метрга якын. Оператор бер үк вакытта 10 дрон белән идарә итә ала.
Пилотсыз самолетлар дарулар, лаборатория үрнәкләре, вакциналар һәм төрле көндәлек товарларны ерак төбәкләргә тиз арада илтеп җиткерү өчен файдаланылачак.
Проект икътисади гына түгел, сәламәтлек саклау мәсьәләләрен чишүгә дә ярдәм итәчәк.