+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
17 Июля 2022, 13:27

Пычрак һава баш миен зарарлый

Тикшеренүләр күрсәтүенчә, һаваның пычрануы турыдан-туры баш миенә йогынты ясый.

Пычрак һава баш миен зарарлыйПычрак һава баш миен зарарлый
Пычрак һава баш миен зарарлый

Бу сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2016 елда бөтен дөньяда 4,2 миллион кеше һава пычрану йогынтысы нәтиҗәсендә вафат булган. Озакка сузылган һәм кискен респиратор авырулар, үпкәдәге яман шеш, йөрәк авырулары һәм инсульт – болар барысы да һаваны пычраткан матдәләр йогынтысында барлыкка килә.


Яңа тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, һава пычраклыгы шулай ук баш миенә дә турыдан-туры яный. Пычранган һавада сәнәгать, транспорт һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән күп агулы компонентлар (озон, күкерт диоксиды, азот оксидлары) бар. Әмма сәламәтлеккә тискәре йогынты ясау ягыннан һавадагы вак кисәкчәләр аеруча борчу уята. 0,1 миллиметр диаметрлы кисәкчәләр организмның саклану системаларыннан, шул исәптән иммун күзәнәкләр һәм биологик киртәләрдән дә тоткарлыксыз узарга сәләтле.


Баш авыруларыннан җәфа чиккән 25 пациенттан алынган анализлар сигезенең миендә төрле вак кисәкчәләр булуын раслаган. Лабораториядә тычканнарда уздырылган экспериментларда үпкәдәге һава аша кисәкчәләрнең канга эләгүе ачыкланган.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас