"Башкортстанның Федоровка районында кечкенә Покровка авылы бар. Биредә 173 кеше яши. Тагын биредә танылган Совет һәм Русия геофизигы, Мурманск өлкәсе Полярчылар ассоциациясенең экс-президенты Геннадий Семенович Казанин туган. Туган авылын ул беркайчан да онытмый. Урындагы мәктәпне ремонтларга булышты, Бөек Ватан сугышы геройларына куелган һәйкәлне үзгәртеп корды. Урындагы эшкуарларга ярдәм итте.
Геннадий Семенович вафат булгач, аның изге эшен улы Алексей Казанин дәвам итте. Алексей Геннадьевич - "Диңгез геологик разведка экспедициясе" компаниясенең генеральный директоры, икътисад фәннәре докторы һәм техник фәннәр кандидаты. Ул Мәскәү өлкәсендә туган, әмма әтисенең кече Ватанына зур хөрмәт белән карый. Хәзер Алексей Казанин - «Атайсал» проектында иң чагу катнашучыларның берсе. 2021 елда аның ярдәмендә Покровкада Изге Ана иконасы хөрмәтенә «Хлебенная» храмы барлыкка килде. Чиркәүнең барлык стеналары да кулдан язылган, ә ике төп иконаны Грециядән алып кайтканнар. 2022 елның июль башында авылда изге чишмә ачылды. Исегезгә төшерәбез, «Атайсал» проектын без узган елның мартында башладык, республика шәһәрләре һәм районнарыннан чыккан якташларыбыз үзләренең кече ватанына ярдәм итәргә тели. Хәзер порталда ataisal.ru -10 меңгә якын гариза, шуларның 8,5 меңе - инде тормышка ашырылган проектлар. Тагын меңгә якыны - эштә. Сайтта 3 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Алар арасында - Русиянең 20дән артык төбәгеннән меценатлар. Иң күп гаризалар - Калтасы, Краснокама, Стәрлетамак, Мәләвез, Кыйгы, Салават районнарында. Шәһәрләр арасында Стәрлетамак, Салават, Нефтекама һәм Агыйдел алда бара.
Алексей Геннадьевич Казанинга һәм проектта катнашучыларның барысына да катнашкан өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бергә без күп нәрсә эшли алабыз", - дип яза Радий Хәбиров.
Фото: ВКонтакте