+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
23 июль 2022, 06:35

"Ярдәм кулы" җиңүгә өметләнә

Уфаның «Ярдәм кулы» социаль-ял үзәге Президент грантлары махсус конкурсында җиңү өчен ярышачак.

"Ярдәм кулы" җиңүгә өметләнә"Ярдәм кулы" җиңүгә өметләнә
"Ярдәм кулы" җиңүгә өметләнә


Башкортстан Республикасының "Гел янәшәдә бул" төбәк җәмәгать хәйрия оешмасы, "Ярдәм кулы" социаль-ял итү үзәге эшчәнлеген киңәйтү өчен чираттан тыш махсус конкурс кысаларында Президент грантлары фондыннан 1,5 миллион сум сорарга планлаштыра. Үзәк инде 7 ел уңышлы гына эшләп килә, ул Уфада Мушников урамында урнашкан, биредә үсеш үзенчәлекләре һәм норматипик балалар өчен дәресләр комплексы үткәрелә, бу әлегә 3 кабинеттан торган кечкенә генә бина. Инвалид балалар, тиешле документларны күрсәткәндә, бушлай логопед, арт-терапевтлар, социаль хезмәткәрләр, дефектологлар, психологлар, тернәкләндерү үзәкләреннән һәм коррекция учреждениеләреннән белгечләр белән шөгыльләнә ала. Өстәмә белем бирү педагоглары балаларга фикерләүне үстерергә, җәмгыятьтә социальләшергә ярдәм итәләр, каллиграфиягә, укырга өйрәтәләр, үзәктә балалар бәйрәмнәре һәм күңел ачу чаралары, бию флешмоблары, хәйрия концертлары уздырыла.
Учреждениегә курку, стресс кичергән балалар да йөри. Коррекция дәресләре приоритетта, әмма сәламәт балалар да бик теләп бирегә ком яки буяулар белән рәсем ясарга килә. Алар өчен югары булмаган бәя билгеләнгән, чөнки бушлай кабул итү мөмкинлеге юк, арендага түләргә һәм канцелярия товарлары сатып алырга кирәк. Үзәккә Уфадан гына түгел, Шакша, Максимовка, Иглин районыннан да киләләр.

Фото: op.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас