

Чара Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм төбәкнең Чпорт министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Республиканың төрле киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, танылган телевидение, радио каналлары, медиа шәхесләр, блогерлар мавыктыргыч ярышларда катнашачак. "Геройлар ярышы " – махсус бүлекчәләр сугышчыларын әзерләү өчен сынаулар нигезендә оештырылган Бөтенрусия күләмендәге беренче спорт ярышы. Бу трассаны һәр җыеннарда курсантлар уза.
«Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясе Русиядә иң озыннарның берсе. «Геройлар ярышы» трассасы - «Патриот» хәрби-патриотик паркы зур проектының бер өлеше. Парк төзелеше Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча алып барылды. «Патриот» базасында «Авангард» яшьләренә хәрби-патриотик тәрбия бирүнең укыту-методик үзәге эшли. Бу хакта "Молодежная газета" хәбәр итә.
Фото: mgazeta.com